Спорт объекты «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча сафка басты.
Кукмара районында хоккей тартмасы ачылды. Объект Камышлы авылында барлыкка килде.

Район башлыгы Сергей Димитриев, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, районда спорт хәрәкәте мондый корылмалар төзелеше нәтиҗәсендә дә көчәя баруын билгеләп үтте.

Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповның сүзләренә караганда, спорт объекты «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча төзелгән. Моннан тыш, битараф булмаган авыл халкы да үз өлешен керткән.

«Әлеге тартма инде авыл халкын үзенә җәлеп итәргә өлгерде, җирле спорт сөючеләр бирегә тимераякта шуарга киләләр, турнирлар, кәшәкә белән уеннар үткәрәләр», - диде Рөстәм Шәрипов.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев