Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында мунчада янгын чыккан

    Вакыйга турында хәбәр кичә килеп ирешкән.

    21 март көнне 117нче янгын коткару частена Лубян авылының Киров урамында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

    Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, утның мунчаның эченнән чыгуын ачыклый.

    «Янгын нәтиҗәсендә торак йортның кәрнизенә зыян килә, 16 квадрат метр мәйданда мунчаның идәне һәм стенасы яна», - дип хәбәр иттеләр янгын коткару частеннан.

    фото: янгын коткару частеннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: