Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның тагын бер яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 16800 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 80 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 31 кеше хастаханәгә салынган, калган 49 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 30. Яр Чаллыда – 15, Норлат районында – 5, Арча районында – 4, Баулы, Балтач, Биектау, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама районнарында – 3әр, Югары Ослан районында – 2, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Питрәч, Теләче районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 16800 Covid-19 очрагы теркәлгән, 13309 кеше терелгән.

Барлыгы 24 мең кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан, шуларның 5400е икенче дозаны алган.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев