Кукмара районында КамАЗ машинасының кабинасы янган
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында КамАЗ машинасының кабинасы янган

Бәхетсезлек очрагы Нырья авылында килеп чыга.

Кукмара районында КамАЗ кабинасы янган. Бу турыда Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Нырья авылында килеп чыккан бәхетсезлек очрагы турында хәбәр 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктында бүген сәгать 10.33тә алына.

Янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгәнче янгын авыл кешеләре көче белән сүндерелгән була.

Нәтиҗәдә транспортның кабинасына һәм мотор өлешенә зыян килә. Бәхеткә, кешеләр зыян күрми. 

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев