Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике җиңел машина бәрелешкән, бер машина йөртүче һәлак булган

Авария кичә төнлә Өлге-Иске Юмья юлында булган.

Кукмара районында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешә, шоферның берсе һәлак була. Бу хакта «Хезмәт даны»на район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Авария кичә 22.11 сәгатьтә Өлге-Иске Юмья юлында, Камышлы авылы янында була.

33 яшьлек «ВАЗ-21093» автомобиле йөртүчесе, идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм «Джили» автомобиле белән бәрелешә. 

Көчле бәрелешү нәтижәсендә, ике автомобильнең дә алгы өлешенә бик нык зыян килә, ә «Джили» юл читенә төшеп китә.

Юл һәлакәтендә  «ВАЗ-21093» шоферы урында ук һәлак була, ә «Джили» машина йөртүчесен төрле тән җәрәхәтләре белән  ашыгыч ярдәм машинасында Кукмара районы үзәк дәваханәсенә китерәләр.

Фото: 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев