Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына Яңа ел бүләкләре тапшыралар

Бүгенге көндә райнда 17 Бөек Ватан сугышы ветераны яши

Яңа ел бәйрәме алдыннан кешеләргә игелекле эшләр кыласы, кайгыртучанлык һәм игътибар бүләк итәсе килә. Шул уңайдан район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов Кукмара районында яшәүче унҗиде Бөек Ватан сугышы ветеранын бәйрәм белән котлады, хәлләрен белде.

Ветераннар советына ярдәмгә Кыш Бабай һәм Кар кызы булып киенгән волонтерлар да килде. Алар ветераннарны азык-төлек пакетлары һәм район башлыгының котлау открыткасын тапшырдылар.

- Яңа ел алдыннан хөрмәтле өлкәннәребезне күчтәнәчләр белән сөендерәсебез килде, чөнки аларга игътибар кирәк. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар кунакларны күтәренке рухта каршы алды. Күңелле, матур итеп аралаштык. Ветераннар бүләкләргә бик куандылар. Күчтәнәчләр исә иганәчеләр ярдәме белән әзерләнде, - диде Валентин Иванов.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk