Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 700 мең сумнан артык алименты җыелган ана хөкем ителгән

Суд хатын-кызны алты айга төзәтү эшләренә хөкем иткән

Кукмара районы прокуратурасы 44 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган (бала тәрбияләү өчен акча түләмәү) җинаять кылуда гаепле дип таныды.

Судта гаепләнүченең 2010 елдан алып, 2019 елның июненә кадәр алимент түләүдән баш тартуы, балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен матди ярдәм күрсәтмәве ачыкланды. Аның алиментлар буенча бурычы 700 мең сумнан артып киткән.

Суд аны алты айга төзәтү эшләренә хөкем иткән һәм хезмәт хакының ун проценты дәүләт файдасына тотылачак. Суд карары үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев