Кукмара районында -25 градуска кадәр салкыннар саклана
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында -25 градуска кадәр салкыннар саклана

Район территориясендә явым-төшем көтелми.

13 мартта Кукмара районында салкын һава торышы саклана. Бу хакта Кукмара районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә. 

Район территориясендә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көньяктан талгын җил исәчәк.

Һава температурасы төнлә һәм иртән -15.. -18 градус, аязган вакытта -25 градуска кадәр. Һава температурасы көндез -4 -7 градуска кадәр төшәчәк.

Юлларда бозлавык саклана.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев