Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада исерткеч эчемлек кулланып рульгә утырган ирне хөкем иттеләр

Ул 30 мең сум штрафка тартыла, шулай ук 1,6 елга автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

Нократ Аланы районында яшәүче Шәфигуллин фамилияле иргә исерткеч эчемлек кулланып рульгә утырганы өчен суд каршына басарга туры килә.

Кукмара районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, «Газель» автомобилендә хәрәкәт иткән ир кеше Киров-Нократ Аланы юлының 304 чакрымында, Күкшел авылы тирәсендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан туктатыла.

«ЮХИДИ инспекторы махсус прибор – “Алкотектор” ярдәмендә аның алкоголь кулланганмы-юкмы икәнен тикшерә. Тест уңай нәтиҗә бирә – организмда 0,181 промиль күләмендә спирт күрсәтә. Әлеге ир кабат тикшерү өчен дәваханәгә барудан баш тарта. Боларның барысы да видеоязмага төшерелә. 17 гыйнвар көнне аны Кукмара буенча икенче номерлы суд участогында хөкем иттеләр», - ди Кукмара районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин.

Суд карары буенча исерткеч эчемлек кулланып рульгә утырган ир кеше 30 мең сум күләмендә штрафка тартыла, шулай ук 1,6 елга автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә.

Фото: Кукмара районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk