Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы прокуратурасы эшмәкәр эшчәнлегендә миграция законнарын бозу очракларын ачыклады

    Хокук бозучыга 35 мең сум күләмендә штраф салынды.

    Кукмара районы прокуратурасы шәхси эшмәкәр эшчәнлегендә миграция законнары таләпләрен бозу очракларын ачыклады. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

    «2019 елның октябрендә эшмәкәр Үзбәкстан гражданины белән хезмәт килешүе төзи. Әмма закон нигезендә эш бирүче тиешле документларны Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча Кукмара районы территориаль бүлегенә җибәрми», - диделәр прокуратурада.

    Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

    Нәтиҗәдә хокук бозучы дәүләт кеременә 35 мең сум күләмендә штрафка тартылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: