Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы егете Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган

Тимур Искандировны туган ягында соңгы юлга озаттылар.

Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган Поч.Кучук авылы егете Тимур Искандировны туган ягында соңгы юлга озаттылар. Тимурга 16 майда 30 яшь тулган булган. Ул, контракт нигезендә хезмәт итеп, разведка батальоны бүлекчәсендә оператор-наводчик вазыйфасын башкарган.  

Тимур белән саубуллашырга, аның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга авылдашлары, дуслары җыелган иде. Якташыбыз яшәгән йорт каршында узган матәм-митингта район җитәкчелеге, Тимур хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, хезмәттәше Руслан Уралбаев та катнашты.

«Минем өч улым бар иде, хәзер инде берәү генә калды. Кечкенәсе авырып вафат булды, гаиләбезнең төп терәге булган Тимурның исә гомере чит җирләрдә өзелде. Балаларымны берьялгызым үстердем. Тимур бик акыллы, тәртипле бала булды, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торды. Авылда да аны бик яраттылар һәм хөрмәт иттеләр. Бәйрәмнәр вакытында гаилә белән бергәләп өстәл артында җыелганны ярата, шау-шулы компанияләрне үз итми иде. Мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Кукмара аграр көллиятендә белем алды, 18 яше тулуга армиягә китте. Аның бик тә хәрби буласы килде. Армиядән кайткач эшләде, өйләнмәгән, шулай да Яңа елга гаилә кору планы бар иде. Украинага килешү буенча хезмәткә китәргә җыенгач: “Улым, әллә кире уйлыйсыңмы?” – дигән идем. “Әни, мин инде барысын да хәл иттем. Минем иптәшләрем шунда бит”, - диде. Кызганыч, исән-имин кайта гына алмады шул. Тимур тырыш, көләч йөзле, мәрхәмәтле, тыйнак булып, күңелләребездә мәңге сакланыр. Тыныч йокла, балам!» - дип ачына әнисе Заря Евгеньевна.
 
«Хезмәт даны» газетасы редакциясе коллективы мәрхүмнең әнисе Заря ханымның, якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk