Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы авыл хуҗалыгы предприятиесендә бозау урлаганнар

Бу турыда полициягә хуҗалык җитәкчесе хәбәр иткән

Кукмара районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә бозау урлаганнар. Бу турыда район эчке эшләр бүлегенә хуҗалык җитәкчесе хәбәр иткән. Җинаять урынына килгән полиция хезмәткәрләре шуны ачыклаганнар: 18 октябрьдән 19ына каршы төндә явыз ниятле кешеләр хокуксыз рәвештә ферма территориясенә кереп, 140 килограммлы бозауны урлаганнар. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Полиция хезмәткәрләре бу турыда нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрне 2-70-80, 2-65-36 яки 02 телефон номерларына хәбәр итүләрен сорый.

фото: Рамиль Гали, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk