Кукмара районыннан Николай Зуев: «Мине Анискин дип йөртәләр иде»
Милиция капитаны хокук сагында 22 ел хезмәт итә һәм 1989 елда лаеклы ялга чыга, ләкин аңа озак ял итәргә туры килми.
Николай Зуев тышкы кыяфәте белән, чыннан да, халыкның яраткан кино герое Анискинны хәтерләтә. Шундый ук төпле, акыллы, тыйнак. Милиция карьерасын ул Ныртыда гади авыл участок инспекторы буларак башлый. Октябрь аенда 90 яшен тутырган ветеранның 40 елга якын хезмәт стажы бар.
Язмам герое 1933 елда гаиләдә 16нчы бала булып дөньяга килә. Нырты заводында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Бала чагы бик авыр елларга туры килә. Сугыш башланган һәм тәмамланган көнне дә ветеран яхшы хәтерли.
«Миңа ул чагында 8 яшь иде. Чабышчы сугыш башлануын хәбәр итте. Кайберәүләр: „Безгә килеп җитмәячәк ул“, — дип каршы килсә дә, ир-атларны бер-бер артлы фронтка озата башлагач, уен сүз түгеллегенә ышандылар. Әтиебезне, яше зур дип, сугышка алмасалар да, өч абый китте һәм исән-имин туган якларга кире әйләнеп кайтты. 1945 елның 9 мае кояшлы матур көн иде. Авыл халкы, төгәлрәге, хатын-кызлар кырда. Авылда картлар һәм балалар гына калган. Кинәт: „Ура! Ура!“ — дип кычкырган тавышлар ишетелде. Без, бала-чага, урамга чыктык. Җигелгән үгезнең арбасына утырган хатын-кызның бер кулында — сәнәк, аңа кызыл кофта беркетелгәнлектән, әләмне хәтерләтә иде. Ул сугышның тәмамлануын хәбәр итте дә инде. Бар кеше кочаклаша, көлә, елый, ир-атларны фронттан көтә башлады», — дип искә ала Николай Антонович.
Николай Зуев армиядә секретчик булып хезмәт итә, демобилизацияләнә һәм өенә кайта. Шул вакытта әти-әнисе инде өлкән яшьтә була. «Хуҗалыкка хатын-кыз кулы кирәк», — дип, аның өйләнүен сорыйлар. Әнисе: «Күрше авылда бер кыз бар, аның белән таныш әле», — ди. Язмам герое шулай эшли дә. Тиздән яшьләр тормыш кора. Ул вакытта Николай абый совхозда тимерче булып эшли, ә пар канаты фермада сыер сава. Зоя Федоровна белән алар 64 ел дус-тату яши, кыз һәм ул үстерә. Кызганычка каршы, хатыны 83 яшендә бакыйлыкка күчә.
Милиция хезмәте турында Николай Антонович бөтенләй хыялланмаган була. Әлеге һөнәр аны үзе эзләп тапкан, дисәң дә ялгыш түгел. 1967 елда ул Нырты совхозына участок инспекторы итеп билгеләнә.
«Участок инспекторы ул — халык белән милиция арасын бәйләүче звено. Үзеңне ничек тотудан да күп нәрсә тора. Һәрбер кешедә: җинаятьчеме ул, хокук бозучымы, иң беренче чиратта, шәхес күрергә кирәк. Милициянең көче — халыкта. Җинаятьләр дә алар ярдәмендә ачыла», — ди ветеран.
Участок инспекторы карамагына Нырты совхозы, «Интернационал», «Дружба» хуҗалыклары керә. Ул вакытта Ныртыда гына да ике меңгә якын кеше яшәгән. Эшләгән елларында Николай Антонович бик күпне күрә, аны хөрмәт итәләр, абруе да зур була. Авыл халкы инспекторны Анискин дип йөртә, төрле проблемалар, бәлаләр белән аның янына килә.
«Ул вакытта җинаятьләр күп була идеме?» — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
«Тотрыклы. Оператив хәлне белү, җирле халык белән тыгыз элемтә урнаштыру җинаятьләр кылуда гаеплеләрне тиз арада ачыкларга мөмкинлек бирә иде. Авыр җинаятьләр белән алай еш очрашырга туры килмәде. Бер айга, гадәттә, 22 гариза керә. Күпчелек шикаятьләр, низаглар урында хәл ителде. Кечкенә торак пунктларда өй базыннан, келәтләрдән тозлы әйберләр, кайнатмалар урлый башладылар. Берсендә Өркеш авылында яшәүченең базыннан еллык ит запасы юкка чыкты. Урынга килдем, базга төштем. Шактый түбән булгач, хәтта тезләнеп йөрергә туры килде. Иртән чалбарларымның пычрак икәненә игътибар иттем. Димәк, җинаятьченең дә киеме шундый булырга тиеш. Төшке аш вакытында ашханә янында үтеп баручыларны күзәтә башладым. Кинәт кенә берсенең тезләре пычрак булуга игътибар иттем. Чакырдым да: «Кайда шулай пычрандың?» — дим. «Яңгырдан соң», — ди бу. Ул чагында ике атна яңгыр яумады. Әлеге ир-атны милициягә алып киттем. Караклык бик көчле иде. Хәтта авыл хуҗалыгы хайваннарын урлау очраклары да теркәлде. Җинаятьләрне "кайнар эз"ләр буенча ачуга ирештек. Бер төнне Төркәш авылы фермасында дуңгыз урлап чалганнар. Директор ничек тә булса әлеге кешеләрнең эзенә төшүебезне сорады. Җинаятьче тотылды, ир-ат өч елга хөкем ителде«, — дип сөйли ул.
Ул чагында участок хезмәткәре җинаятьчеләрне атта һәм мотоциклда эзли. Ветеран сүзләренчә, аларга гаилә мөнәсәбәтләре белән бәйле проблемаларны да хәл итәргә туры килә. Бервакыт участок хезмәткәре янына хатыны ташлап киткән ир-ат килә. «Хатын ул хайван түгел, бау белән бәйләп куя алмыйсың», — дип, аны өенә озата. Шуннан соң да ул аның янына берничә тапкыр мөрәҗәгать итә, күз яшьләре белән ярдәм сорый.
Николай Антонович әлеге ирнең күрше авылда башка кеше белән яшәүче хатынын алырга китә. Участок инспекторы аннан әйберләрен җыюын сорый һәм законлы ире янына алып кайта. Шулай ук аңа бер бабай борчылып шалтырата. Ул дәваханәдә ятканда пенсиясен килене алган икән. Инспектор аңа пенсиясен алып килергә вәгъдә бирә. Палатада әлеге бабайдан: «Кайсы участок инспекторы синең пенсияң артыннан йөрсен соң?» — дип көләләр. Ә ул: «Безнеке!» — дип җавап кайтара. Николай Зуев бабайның пенсиясен килененә ышаныч кәгазе булмаган хәлдә биргәннәрен ачыклый. Ике көннән соң участок хезмәткәре пенсионерга акчаларны китерә.
Милиция капитаны хокук сагында 22 ел хезмәт итә һәм 1989 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин аңа озак ял итәргә туры килми. Бервакыт ул совхоз директоры Шамил Камил улы янына эш буенча килә. Директор аннан хәзер кайда эшләвен сорый. «Әлегә беркайда да түгел, ә менә сезон башлангач, ындырда эшләячәкмен», — дип җавап бирә пенсионер. Шул вакытта совхоз җитәкчесе участок хезмәткәре кирәклеген җиткерә һәм үз вазыйфаларын үтәргә куша.
«Өйгә дә кайтып җитә алмадым. Юлда ферма мөдире куып җитте һәм флягалар урлануын сөйләде. Тикшерә башлагач, бернинди урлау да булмау, аларны тиеш түгел урында гына бушатканнары ачыкланды», — дип сөйли элеккеге участок хезмәткәре.
Ветераннан озын гомерлелекнең сере белән дә кызыксындым.
«Уянгач, Ходайга дога кыл, җиңелчә генә физик күнегүләр яса, көчеңнән килгәнчә эшлә, ялкауланма һәм барысы да яхшы булачак. Хатыным миңа: „95кә кадәр яшә“, — диде. Авылда тик утырырга туры килми. Җәй көне бакчада эшлим, ә кыш көне кар көрим. Кышкы озын кичләрдә еш кына хезмәт елларын искә төшерәм, район газетасын рәхәтләнеп укыйм», — дип җавап бирде отставкадагы милиция капитаны.
Дамир Минемуллин, район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, полиция подполковнигы:
Безнең районда Эчке эшләр министрлыгының 128 ветераны бар. Аларның иң өлкәне — Нырты авылыннан Николай Зуев, иң яше — Фәрит Якупов. Ветераннар яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашалар. Шулай ук аларның бүлектәге яшь хезмәткәрләргә дә ярдәмнәре зур.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев