17 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Кукмара районыннан полиция подполковнигы Рамазан Мамлеевка Рәхмәт белдерде
Бүләк Казанда участок уполномоченныйлары хезмәте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада тапшырылды.
-
Район ЮХИДИ бүлекчәсенең баш инспекторы Гыйниятуллин Ранил Маних улы белән туры эфир
Инспектор житди социаль проблемаларның берсе-балалар юл-транспорт травматизмы хакында сөйләде, агымдагы елның соңгы 10 айлык нәтижәләренә тукталды. Моннан тыш, әлеге юнәлештә үткәрелә торган кисәтү чараларын атап үтте.
-
Кукмарада профсоюз активы белән киңәшмә узды
Аның эшендә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия профсоюз берлегенең Татарстан Республикасындагы оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.
-
Район үзәк дәваханәсенең табиб-терапевты Гилязова Йолдыз Васыйл кызы белән туры эфир
Табиб Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көне кысаларында әлеге авыруның куркыныч факторлары, яшерен симптомнары, беренче һәм икенче дәрәжә шикәр диабеты турында сөйләде.
-
Кукмарада дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы егерме алтынчы утырышы узды
Көн тәртибендә район бюджеты проекты, районның социаль-икътисади үсешен фаразлау һәм башка мәсьәләләр каралды.
-
Кукмара районыннан Николай Зуев: «Мине Анискин дип йөртәләр иде»
Милиция капитаны хокук сагында 22 ел хезмәт итә һәм 1989 елда лаеклы ялга чыга, ләкин аңа озак ял итәргә туры килми.