Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары күрсәтелә?

Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча эш алып барыла.

Район Башкарма комитеты карары нигезендә өлешчә мобилизация башланган көннән алып бүгенгәчә хәрбиләрнең 18 яшькә кадәрге балаларына мәктәпләрдә туклану, бюджет оешмаларында эшләп килүче түләүле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөрү бушлай.  1 майдан шәһәр эчендәге автобусларда йөрү дә бушлай оештырылачак. 

Шулай ук мобилизацияләнүчеләр милек һәм җир салымыннан азат ителә, махсус хәрби операция зонасында яраланучы ир-егетләргә «Наз» үзәгендә тернәкләнү кирәк-яраклары: култык таякларыннан башлап махсус караватларга кадәр прокатка бирелә, шулай ук биредә бушлай психологик ярдәм дә күрсәтелә. 

Хәрбиләргә, гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм чаралары турында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина сөйләде:

  • Сугыш хәрәкәтләре ветераны кенәгәсе биргән вакытта мобилизацияләнүчеләр торак наймы өчен субсидия-ташлама ала. 
  • Мобилизацияләнгән райондашларның балаларына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча түләнә. Узган ел мондый төр ярдәмне – 140, ә быел тагын 4 бала алды.
  • Махсус хәрби операциядә катнашучының пенсионер әти-әнисе Татарстан буенча шифаханә-курортларда дәвалануга юлламалар белән беренчел чиратта тәэмин ителә.
  • Гаиләдә физик мөмкинлеге чикле кешеләр (өлкәннәр, балалар) бар икән, алар да шулай ук иң беренчеләрдән булып тернәкләндерү үзәкләренә кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итү сорала.
 

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев