Кукмара районыннан Гөлназ Сәлләмова матурлык һәм сәләт бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итте
Конкурс Санкт-Петербург шәһәрендә узды.
Санкт-Петербург шәһәрендә коляскада йөрүче гүзәл затлар арасында узган VIII Халыкара «Нева гүзәле» матурлык һәм сәләт конкурсы тәмамланды.
Бәйгегә Түбән Кама, Новосибирск, Краснодар, Калмыкия, Татарстан, Владивосток, Сергиев Посад, Сочи, Иваново, Чиләбе өлкәсе, Тамбов, Пятигорск һәм Санкт-Петербургтан 19 катнашучы килгән.
Терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалары булган һәм коляскада йөрүче кызлар, хатын-кызлар тамашачыларга һәм жюрига тормышны сөю, оптимистлык, максатчанлык һәм хатын-кыз сөйкемлелегенең нәрсә икәнен күрсәтте.
Татарстанны Кукмара районында яшәүче Гөлназ Сәлләмова тәкъдим итте. Ул «Мисс артистлык» һәм «Король сайлавы» номинацияләренә лаек була.
«Минем Санкт-Петербургка беренче баруым иде. Бик матур шәһәр. Тәэсирләрем әкияттәге, тылсымлы дөньядагы кебек — искиткеч. Өстәвенә, бу конкурс миңа яхшы күңелле кызлар белән танышу мөмкинлеге дә бирде. Безнең дуслык алга таба да дәвам итәр дип уйлыйм», — диде Гөлназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев