Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында махсус хәрби операциядә һәлак булган Динар Тимофеевны соңгы юлга озаттылар

Динар Тимофеев туган авылы Үрәсбаш зиратында җирләнде.

Украинада барган махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык. Бүген Үрәсбаш авылы егете, кече сержант Тимофеев Динар Константиновичны соңгы юлга озаттылар. Динарга 36 яшь иде. 

Үрәсбаш авылы мәдәният йортында узган матәм-митингта район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Харисов, Динар хезмәт иткән хәрби часть вәкиле һәм башкалар катнашты. 

Хәрби белән хушлашырга, аның әти-әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде. 

Динар - Үрәсбаш мәктәбенең чыгарылыш укучысы. Ул Янил аграр көллиятендә укып белем алган. 

Динар Тимофеев туган авылы Үрәсбаш зиратында җирләнде. 

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе коллективы мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклаша.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

9

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk