Кукмара районында каралты-кура янган, мунчага зыян килгән
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында каралты-кура янган, мунчага зыян килгән

Янгын Байлангар авылында була.

5 июльдә, сәгать 18.29да районның 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә Кукмара районының Байлангар авылы, Заһидуллин урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр алына. Бу хакта районының 117нче янгын сүндерү-коткару частеннән хәбәр иттеләр. 

Кукмара районында каралты-кура янган, мунчага зыян килгән

Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы ала, каралтыда беркем булмавын, үзләренең ул урыннан чыгуларын хәбәр итә. 

Урында ачыкланганча, каралты-кура тулы мәйданда яна, мунчаның чардак өлешеннән көчле төтен чыга, ялкын телләренең күрше корылмаларга да күчү куркынычы була. 

Кукмара районында каралты-кура янган, мунчага зыян килгән

Янгын нәтиҗәсендә каралты кара күмергә әйләнә, мунча түбәсенең обрешеткасы яна. Кешеләр зыян күрми.

фото: районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте


Нет комментариев