Кукмара районында яшәүче мошенникларга 7 миллион сумга якын акча күчергән
Элемтәнең икенче очындагы хатын-кыз үзен «Мегафон» кәрәзле операторында эшләүче дип таныштыра, әлеге номерга хезмәт күрсәтү килешүенең вакыты чыгуын хәбәр итә.
Рамил Нургалиев, район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе:
— Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр турында халык арасында бик күп аңлату эшләре алып барабыз. Әмма кайбер беркатлы райондашларыбыз һаман да шул бер тырмага баса бирә. Май ае ахырында мошенникларга 6 миллион 823 мең 817 сум акча күчерү фактына аерым тукталып үтәм.
20 майда районыбызның бер авылында яшәүче ир-атның кәрәзле телефоны шалтырый. Номер таныш булмаса да, ул трубканы ала. Элемтәнең икенче очындагы хатын-кыз үзен «Мегафон» кәрәзле операторында эшләүче дип таныштыра, әлеге номерга хезмәт күрсәтү килешүенең вакыты чыгуын хәбәр итә. Ике арада сөйләшүдән соң килешүне озынайтырга ризалашкан ир-ат аңа телефонына СМС-хәбәр белән килгән кодны әйтә. Бер биш минут узуга, кабат шалтырату була. Анысы исә үзен Дәүләт хезмәтләре порталыннан, ди. «Сез кемгә дә булса код әйтмәдегезме?» — дип сорый. Райондашыбыз барысын да сөйләп бирә. Әлеге ир кеше проблеманы хәл итү өчен телефон номерын Федераль иминлек хезмәте тикшерүчесенә бирүен хәбәр итә. Ул, үз чиратында, мошенникларның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка үтеп керүен җиткерә. Аралашу барышында ул аннан банкларда акчасы булу-булмау белән кызыксына. Зыян күрүче бер банкта — 3 миллионга якын, икенчесендә 2 миллион сум акчасы барлыгын сөйли. Әлеге акчаларны иминлек өчен Үзәк банкның аерым ячейкаларына күчереп торырга кирәклеген әйтеп, райондашыбызның ышанычын тулысынча яулыйлар. Ул яңа танышлары нәрсә куша, барысын да үти. Акча алу өчен сөйләшенгән урынга курьер килергә, код сүзен әйтергә, һәм ул аңа акчаларны бирергә тиеш була. Зыян күргән ир-ат банкларда булган акчаларын ала һәм беренче көнне 2 миллион 947 мең 827 сум, ә икенче көнне 1 миллион 986 мең 190 сум акчасын кодлы сүз әйткән 17-18 яшьләр тирәсендәге егеткә үз куллары белән тапшыра.
Мошенникларга ул гына җитми, күрәсең. Берничә көннән соң кабат яңа танышлар аның белән элемтәгә чыгалар, кемнәрнеңдер автомобильне залогка куеп, аның исеменә 2 миллион сум кредит алуын, тиз арада ябарга кирәклеген әйтәләр. Райондашыбыз банклар буенча йөри, әмма берсендә дә кредит рәсмиләштерә алмый. Шуннан соң ул танышларыннан әҗәткә алып, 1 миллион 880 мең сум акча туплый, үзенең күпмедер акчасын куша да, терминал аша билгесез счетларга күчерә. Нәтиҗәдә барлыгы 7 миллион сумга якын акчасын югалта.
Мин район халкын игътибарлы булырга, таныш түгел кешеләр белән аралашмаска, телефонга килгән санлы кодларны беркемгә әйтмәскә чакырам, янау, куркыту очраклары була икән, участок инспекторына хәбәр итәргә яисә полициягә килергә кирәк.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев