Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче бер ханым алимент түләүдән качып йөргән өчен хөкем ителде

Алимент буенча гомуми бурыч 900 мең сумнан артып киткән.

Кукмара районы прокуратурасы 35 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд хатынны балаларына алимент түләмәүдә гаепле дип тапкан.

Суд карары буенча хатын балигъ булмаган ике баласын тәрбияләү өчен акча түләргә тиеш. Элегрәк ул административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылуга, шулай ук ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүгә карамастан, озак вакытлар алимент йөкләмәләрен түләүдән һәм балаларга матди ярдәм күрсәтүдән качкан.

2016 елдан алып алимент буенча гомуми бурыч 900 мең сумнан артып киткән.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны алты айга ирегеннән мәхрүм итеп, колония-поселениедә билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk