Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев район халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады
Күгебез аяз, көннәребез имин, тыныч булсын, диелә котлауда.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, райондашлар, кунаклар!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән ихластан тәбрик итәм.
Җиңү бәйрәме – һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Без Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмаска, арабызда яшәүче ветераннарны кайгыртырга тиеш. Еллар уза, әмма бу көн иң кадерле бәйрәм булып кала.
Фронттагылар илебез азатлыгы өчен дошманга каршы үзләрен аямыйча көрәште. Тылдагылар Җиңү хакына армый-талмый басуларда иген үстерде, корал ясады, миллион ярым пар киез итек җитештереп, алты миллион пар аяк киеме ремонтлап, яңадан фронтка озатты, сугышчыларга оекбаш-бияләйләр бәйләде, шул ук вакытта балаларны лаеклы итеп үстерергә дә көч тапты.
Тынычлыкның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен без бүген аеруча яхшы аңлыйбыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә дә безнең бердәмлек һәм ярдәм кирәк.
Сугыш кырларында һәлак булучылар алдында башыбызны иябез, исәннәргә саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез. Күгебез аяз, көннәребез имин, тыныч булсын.
Сергей ДИМИТРИЕВ,
район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев