Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев гаиләсе белән сайлауда катнашты

Сайлаулар штат режимында уза, сайлаучылар илнең киләчәге өчен үз тавышларын бирә.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев тормыш иптәше һәм өч баласы белән «Йолдызлык» балалар бакчасында урнашкан 1671нче сайлау участогына тавыш бирергә килде. 

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев гаиләсе белән сайлауда катнашты

Сергей Димитриев комиссия вәкилләреннән сайлауның ничек узуы белән кызыксынды. 

«Сайлаулар штат режимында уза, сайлаучылар актив. Күп кеше гаиләсе белән килә, фотоларга төшә», — диде сайлау участогы рәисе Зөһрә Зинәтуллина.

Район башлыгы һәм аның тормыш иптәше үз тавышларын биргәч, беләзекләр белән гаилә фотосы ясадылар. 

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев гаиләсе белән сайлауда катнашты

«Сайлау участогына килеп тавыш бирү — Россия Федерациясендә яшәүче һәркемнең гражданлык бурычы. Без үзебезнең киләчәкне сайлыйбыз. Беркем дә читтә калырга тиеш түгел», — диде Сергей Димитриев.

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев