Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара полиция хезмәткәрләре криптовалюта белән бәйле мошенниклыкта шикләнелүчене тоткарлаган

Кукмара полициясенең дежур частена кукмаралы мөрәҗәгать иткән: аңа карата криптовалюта сату-алу буенча мошенниклык кылынган.

Ачыкланганча, зыян күрүче бер социаль челтәрдә криптовалюта белән сату итүчене тапкан. Җинаятьче, электрон акчаларны базарныкына караганда түбәнрәк бәядән сатам дип, зыян күрүчене ышандырган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сатып алучы, мондый шартларны кабул итеп, 30 мең сумга якын акчаны җинаятьчегә күчергән. Әмма криптовалюта сатып алучы хисабына билгеле бер вакыт эчендә килмәгән.
Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында хезмәткәрләр Санкт-Петербургта яшәүче 25 яшьлек ирне ачыклаган һәм тоткарлаган. Шикләнелүче үз гаебен таныган.
Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлешендә (“Караклык”) каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

фото: ИА "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk