Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара бер ир-ат чит ил автомобилен алып киткән

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы элегрәк хөкем ителгән 39 яшьлек кукмаралыга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Бу турыда район прокуратурасында хәбәр иттеләр. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 166нчы маддәсе, 1нче бүлегендә каралган (урлап китү) җинаятьтә гаепләнә.

«Тикшерүчеләр версиясе буенча, быелның август аенда әлеге кеше Кукмара шәһәрендә күзәтүчесез калдырылган Daewoo Nexia автомобилен күрә һәм аны кабызып алып китә», - диелә прокуратура хәбәрендә.

Юлда барганда автомобиль сүнә, шуннан соң әлеге ир транспортны калдыра да ул урыннан кача.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше асылда карау өчен Кукмара районы судына җибәрелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев