Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара аграр көллияте студентлары саклагыч битлекләр тегә

Көллият укучылары көнгә 200гә якын битлек җитештерә.

Ресурс үзәгендә укучы Кукмара аграр көллияте студентлары саклагыч битлекләр тегә башладылар. Бу эш йогышлы яңа коронавирус инфекциясе таралу һәм даруханәләрдә медицина битлекләренә дефицит барлыкка килү сәбәпле алып барыла. Шуңа күрә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика көллиятләрен әлеге эшкә җәлеп иткән.

Көллият укучылары көнгә 200 битлек җитештерә. Производствога өйрәтү мастеры Елена Артемьева белән бергә кызлар башта аның технологиясен өйрәнгәннәр.

«Битлекләрне 19 мартта тегә башладык. Бу вакыт эчендә бер меңгә якын битлек әзерләнде. Беренче партияне Казанга җибәрдек инде. Эш оператив рәвештә алып барыла: кемдер тегә, кемдер үтүкли... Эше беткәне башкаларга ярдәм итә», - дип сөйләде Елена Артемьева. 

Студентлар битлекне карантин тәмамланганчы тегәчәкләр. Көллияттә 500 студент белем ала, хәзерге вакытта алар дистанцион укыйлар.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk