Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара 4нче мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу»да катнашты

Укучыларны уенга Кукмара 4нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучылары Зөлфия Галимуллина, Динә Йөзмөхәммәтова әзерләделәр

Кукмара 4нче урта мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу» интеллектуаль телевизион уенында катнаштылар һәм җиңү яуладылар.

«Тамчы-шоу» интеллектуаль уенында Кукмара һәм Әлки районы укучылары көч сынашты. Кукмара 4нче урта мәктәбенең 6-8нче сыйныф укучылары Илүзә Кашапова, Динә Гайнанова, Зифа Йөзмөхәммәтова сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм география, татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Укучыларны уенга Кукмара 4нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучылары Зөлфия Галимуллина, Динә Йөзмөхәммәтова әзерләделәр.

Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев