Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күрше Саба районында Covid-19 белән зарарлануның тагын бер очрагы расланган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 31 очрагы ачыкланган.

Күрше Саба районында тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын бер очрагы расланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип җиткерә «Татар-информ».

Татарстанда тәүлек эчендә  Covid-19 белән зарарлануның 31 очрагы ачыкланган.

«Казанда - 8, Яр Чаллыда - 17, Теләче районында - 2, Тукай, Аксубай, Саба һәм Менделеевск районнарында берәр авыру ачыкланды», — диде Лилия Галимова.

Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев сүзләренә караганда, Кукмара районында коронавирус белән зарарланучылар юк. Бүгенге көндә районда 60 кеше карантинда утыра, алар барысы да күзәтү астында.
 

фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев