Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

КПРФ райкомының беренче секретаре кукмаралыларны комсомолның 100 еллыгы белән котлый

"Яшьләрнең тырышлыгы белән төрле елларда шәһәрләр, юллар, завод-фабрикалар төзелгән, чирәм җирләр үзләштерелгән", - диелә котлауда.

Сезне чын күңелебездән комсомолның 100 еллыгы белән котлап, йөрәгебездәге рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Миллионлаган егет һәм кызлар өчен комсомол – батырлык, игелеклелек, гаделлек дәресләре биргән, дус-тату булырга, тирә-юньдәге һәрнәрсәгә җаваплы карарга өйрәткән чын тормыш, чыныгу мәктәбе, фидакарьлек үрнәге. Яшьләрнең тырышлыгы белән төрле елларда шәһәрләр, юллар, завод-фабрикалар төзелгән, чирәм җирләр үзләштерелгән. Комсомол – илебез тарихында югары идеяләр, зур планнар, батырлыклар чоры ул. Бүгенге көндә Россиядәге яшьләр хәрәкәте актив рәвештә үсеш алган. Төрле юнәлештә эшләүче Яшьләр Союзы комсомолларның традицияләрен дәвам итә. Сезне комсомол туган көне белән котлыйбыз! Уңышлар, нык сәламәтлек телибез, киләчәккә якты ышаныч белән яшәгез.

Ихтирам белән Владимир ИВАНОВ, КПРФ райкомының беренче секретаре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk