Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кош-корт асраучыларга ЛПХ субсидиясе тәкъдим ителә

Субсидия алу өчен документларны 1 августка кадәр район Башкарма комитетына тапшырырга кирәк.

- Районда күркә, каз, тавык-чебеш, үрдәк асраучы хуҗалыклар бик күп. Быелның 1 февраленнән 1 июньгә кадәр кош-корт сатып алган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен ЛПХ субсидиясе тәкъдим ителә. Бер баш күркә яисә казга – 100, бер үрдәк бәбкәсенә - 80, бер бройлер чебиенә 30 сум субсидия каралган, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина. - Аның күләме, транспорт чыгымнарын исәпкә алмаганда, сатып алынган кош-кортның чыгым бәясенең 50 процентыннан артмаска тиеш. Тагын бер мөһим өлеш бар: кош-кортның Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынуы, чебешнең бер айдан артмавы, сакланышының ике айдан алып дүрт айга кадәр тәшкил итүе, саны буенча 50 баштан 100 башка кадәр булуы зарур.

Субсидия алу өчен документларны 1 августка кадәр район Башкарма комитетына тапшырырга кирәк. Кош-корт билгеләнгән вакыт  эчендә үлгән яисә авыру нәтиҗәсендә чалынган икән, хуҗа кеше тиешле тәртиптә ветеринария белешмәсе һәм бракка чыгару актын Башкарма комитетка китерергә тиеш була.

pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk