Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Коры үлән яндыру тыела

Язын җир-су кибә башлагач, җир хуҗалары коры үләннәрне яндыра башлыйлар. Янәсе ул яңа үләннең үсешен яхшырта, туфрак көл белән ашлана. Чынлыкта исә бөтенләй башкача.

Коры үләнне яндыру туфракның гумусын начарайта, нәтиҗәдә, булачак уңышка да начар тәэсир итә.

Өстәвенә, басу-кырларда коры үлән яндыру зур янгыннар да китереп чыгара. Соңгы елларда коры үлән яндыру нәтиҗәсендә зур гына авыллар коточкыч фаҗига кичерде, меңләгән кешеләр йорт-җирсез калды. Мондый аяныч хәлләр башкаларга да сабак булсын иде.

2015 елда Россия хөкүмәте янгынга каршы режим кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертте. Хәзер коры үләнне яндыру катгый тыела һәм законны үтәмәүчеләр җаваплылыкка тартыла.

Басу-кырларда коры үлән яндыручыларны күрсәгез, шунда ук янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегез.

Рәүф Исмәгыйлев, Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk