Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Китап укырга яраткан райондашларыбыз игътибарына!

Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның беренче томындагы “Саумы,кояш!” һәм “Саф җилләр”, икенче томындагы “Язгы аҗаган”романнарын китап сөючеләр игътибарына тәкъдим итәсебез килә.

Әсәрләрдә ХХ гасырдагы татар халкы тарихы сүрәтләнә. “Саумы, кояш!” романында Гөлбану исемле кызның революцион көрәш юлына килүе тасвирланса, “Саф җилләр” дилогиясендә Мәдинә һәм Хәдичә исемле ике татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышы белән танышырга мөмкин.

Ярты гасыр аралыгын үз эченә алган “Язгы аҗаган” әсәрендә илдә барган үзгәрешләр, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт, фидакарьлек һәм икейөзлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр Иргали-Гөлниса, Гази-Гөлүсә, Бәһрам, Таҗи, Халәп образлары аша ачыла.

Китапларны укып, аларның эчтәлеге турында күбрәк белергә теләсәгез, үзәк китапханәгә рәхим итегез!

Резидә Нотфуллина, китап эшкәртү бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk