Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хәрби хезмәткә чакырылучылар республика җыелма пунктына 18 майда килә башлады

Егетләрнең беренче партиясе хәрби частьләргә 21 майда кузгалачак.

Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак. Егетләрнең беренче партиясе хәрби частьләргә 21 майда кузгалачак.

«Хәрби хезмәткә чакырылучылар республика җыелма пунктына 18 майда килә башлады. Хәрби командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башланачак. Татарстан язгы чакырылышта Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озата», - дип искәртте генерал-майор.

Сергей Погодин билгеләп узганча, язгы чакырылыш уңаеннан киң колачлы әзерлек эшләре үткәрелгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Хәрби частьләргә килү белән барлык егетләр иң элек ике атналык карантинда булачак, алга таба алар яшь сугышчы курсын үтә башлаячак.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстаннан хәрби хезмәткә 3 меңнән артык кеше озатылачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

Кукмара районында хәрби хезмәткә чакырылу 12 майда башланды. Район хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, язгы чакырылышта Ватан каршындагы изге бурычларын үтәргә Кукмарадан 60ка якын егет китәчәк. Алар районыбыз шефлык итүче Адлер, Галицино, Ерак Көнчыгыш, Мәскәү, Чиләбе һәм башка хәрби частьләрдә хезмәт узачак.

фото: «Татар-информ», www.instagram.com/yunarmy_kukmor/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk