Хәдисләрдә – гаилә тормышы
Соңгы яңалыклар

Хәдисләрдә – гаилә тормышы

Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм әйтте:

*Никах ул – минем сөннәтем, һәм әгәр кемдер (җитди сәбәпләр булмыйча торып) никахтан (гаилә корудан) баш тартса, шул миннән һәм минем юлымнан баш тарткан була.

*Сезнең арагызда иң яхшысы шул, кем хатынына (иренә) һәм үз гаиләсенә карата иң яхшы мөгамәләдә.

*Мөхәммәд пәйгамбәрдән (гәләйһиссәләм): “Хатын-кызларның иң яхшысы нинди?” – дип соралгач, ул: “Аңа караганда хәләл җефете (ире) шатлана торганы”, – дип җавап бирде.

*Мөхәммәд пәйгамбәр (гәләйһиссәләм) әйтте: “Сабый балаларны кызгана белмәүче, аларны (шуклыклары өчен) гафу итмәүче, гомумән, аларга шәфкать-мәрхәмәтлелек күрсәтмәүче кеше бездән түгел”.

*Хак иманга ия булган мөэмин ул шул кеше, кем янында башкалар (һәм үз гаилә әһелләре)  үзләрен тыныч һәм имин тоя. 

*Әгәр яшь кеше өлкән кешегә аның олы яшьтә булуын игътибарга алып хөрмәт белдерә торган булса, бу кеше үзе олыгайгач, Аллаһы Тәгалә аңа аның өлкән яшен хөрмәтләүче яшь кешене җибәрер.

фото: Татар-информ

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев