Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хат ташучыларга - бүләкләр

“Хезмәт даны” редакциясе дә хат ташучылар арасында район газетасына яздыру буенча бәйге игълан итә.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте республиканың почта бүлекчәләре һәм хат ташучылары арасында 2018 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча бәйге игълан итте. “Иң яхшы шәһәр почтальоны”, “Иң яхшы кече шәһәр почтальоны”, “Иң яхшы авыл почтальоны” номинацияләрендә җиңүчеләргә 16644 сум акчалата бүләк каралган. “Иң яхшы почта бүлеге” һәм “Журнал буенча иң яхшы тираж” номинацияләрендә җиңүчеләр 30 мең сум акчалата бүләккә лаек булачаклар. Бәйгегә йомгак ясалганда, “ТАТМЕДИА” карамагындагы газета-журналлар тиражында узган елның икенче яртысына караганда үсеш, почтальон хезмәт күрсәткән хуҗалыклар саны һәм подписка күләменең һәр мең кешегә күпме туры килүе исәпкә алына.

“Хезмәт даны” редакциясе дә хат ташучылар арасында район газетасына яздыру буенча бәйге игълан итә. Иң нәтиҗәле эшләгән  почтальоннарга бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев