Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кеше вафат булганнан соң, аның пенсия фондында җыелган пенсиясенең тупланма өлешен туганнары ала алачак мы?

Пенсиянең тупланма өлешен алу өчен, аның туганнарына нәрсә эшләргә?

 

Сорау: Кеше вафат булганнан соң, аның пенсия фондында җыелган пенсиясенең тупланма өлешен, мәрхүм үзе исән чагында пенсионер булып өлгермәсә дә, туганнары ала алачак дип ишеттем, дөресме икән бу? Пенсиянең тупланма өлешен алу өчен, аның туганнарына нәрсә эшләргә?

Җавап: Әйе, бу, чыннан да, шулай. Кеше гомере буе эшли, эш бирүчеләре аның өчен Россия Пенсия фондына акча күчерә, яки ул үзе шәхси эшмәкәр буларак, үз-үзе өчен пенсия фондына акча түли.  Әмма көннәрдән беркөнне ул пенсия яшенә җитә алмыйча, ягъни пенсия алырга өлгермичә  вафат була. Интернет чыганакларындагы язмаларга карасаң, илебездә бик күп кешеләр үлгән туганнарының пенсиясенең тупланма өлешен аласын белми. Шул уңайдан аңлатып китәргә булдык. 
Пенсия ике өлештән тора:  иминият һәм тупланма өлешеннән.
Беренче - иминият өлеше автомат рәвештә хәзер пенсия алучы пенсионерларның агымдагы пенсияләрен түләүгә тотыла, ә тупланма өлеше хезмәткәрнең шәхси счетында туплана һәм аның шәхси акчалары булып тора. Эш бирүчеләр тарафыннан пенсия фондына күчерелә торган акчаның (хезмәт хакының 22 проценты пенсия фондына күчә) 16 проценты – пенсиянең иминият өлешен, калган 6 проценты исә гражданинның тупланма счетын формалаштыруга китә.
Кешенең вафатыннан соң, пенсиянең иминият өлеше белән берни дә эшләнми, ул аныкы түгел. Әйткәнемчә, ул эш бирүчедән күчерелүгә үк башка затларга – хәзерге пенсионерларга пенсия итеп түләнә.
Пенсиянең икенче өлеше - тупланма өлешенә килгәндә, аны вафат булган кешенең туганнары алырга мөмкин. Бу очракта мәрхүмнең үлем вакытына пенсия яшенә җитүе яки җитмәве мөһим түгел.
Кеше пенсиясенең тупланма өлешен исән чагында васыятьнамә биргәндәге кебек башка кешегә язып калдыра ала. Ул пенсиясенең тупланма өлешенең кемгә эләгергә тиешлеген, һәм пенсиясенең тупланма өлешен алучылар берничә булса, аларның аны нинди өлешләрдә алырга тиешлеген язарга мөмкин. Әгәр мәрхүмнең мондый язмача үтенече юк икән, үлгән кешенең пенсиясенең тупланма өлешен алу өчен пенсия фондына мөрәҗәгать иткән барлык туганнары аны тигез өлешләрдә алачак.
Вафат булган кешенең пенсиясенең тупланма өлешен алу өчен, аның якын туганнары: әти-әнисе, хатыны, балалары, уллыкка алынган затлар мөрәҗәгать итә ала. Әгәр дә андый якын туганнары булмаса, яки алар үлгән кешенең пенсиясенең тупланма өлешен алу хокукыннан файдаланырга теләмәсә, аны алу өчен башка туганнары: әби-бабайлар, абыйлары һәм сеңелләре, оныклары мөрәҗәгать итә ала. Калган туганнарының мәрхүмнең тупланма өлешен алырга хокуклары юк.
Закон буенча, вафат булган кешенең пенсиясенең тупланма өлешен алу өчен, туганнарының мөрәҗәгать итү вакыты аның үлеменнән соң 6 ай тәшкил итә.
Әгәр бу 6 айлык срокта вафат булган кешенең туганнары җитди сәбәпләр аркасында пенсия фондына гариза бирергә өлгермәсә, яки аларга пенсия фонды үлгән туганнарының пенсиясенең тупланма өлешен алу мөмкинлеге турында язмача рәвештә хәбәр итмәсә, бу срокны суд аша торгызырга мөмкин.
Мәрхүмнең пенсиясенең тупланма өлешен алу өчен пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Анда мөрәҗәгать иткәндә үлгән кешенең үлү турындагы таныклыгын, аның белән туганлыкны раслаучы документлар, пенсиянең тупланма өлешен күчерү өчен үзеңнең банк счетыңның реквизитларын алырга кирәк. Гариза формасын сезгә пенсия фонды бүлегендә бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X