Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда студент кыз тулай торакның бишенче катыннан егылып төшеп һәлак булган

Ул тулай торак бүлмәсенең тәрәзәсен юарга җыенган була.

Казанда студент кыз тулай торакның бишенче катыннан егылып төшеп һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Башлангыч мәгълүматлар буенча, студент кыз тулай торакка укыган вакытта күчеп, яңа торагын җыештырырга уйлаган булган. Ул тәрәзә юганда пыяласына таянган һәм пыяла ватылган.

Кыз бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән.

Кызның Казан дәүләт медицина университетында укуы билгеле. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk