Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кайда син, Әлфинур?

Белүчеләр булса, редакциягә хәбәр итсеннәр

Күптән түгел Казан шәһәрендәге шифаханәләрнең берсендә ял итәргә туры килде. Шунда эшләүче, инде лаеклы ялда булган  Асия исемле бер ханым белән очраклы гына сөйләшеп киттек. Минем Кукмара районыннан булуымны һәм журналист икәнемне белгәч, ул әлеге хикәяне бәян итте.

- Беләсеңме, сеңлем, мин инде күптәннән сезнең районга барып, бер хатын-кызны эзләп табу уе белән яши идем. Район газетасы аша игълан да биреп карарга уйладым, туры килүең бик әйбәт булды әле, - дип, сүзен башлады ул. - Исемен үзгәртеп, Әлфинур дип атыйк әле без аны, газета аша барыбер үзенең кем икәнен таныячак бит инде ул.

Бу вакыйга моннан 35 ел чамасы элек ерак Лянтор шәһәрендә булды. Көннәрдән-беркөнне миңа, Сургут шәһәрендәге дәваханәгә барып, йөклелегемне өзәргә туры килде. Операциядән соң уянып китсәм, карават башымда яшь кенә кыз елап утыра. Баксаң, көмәнең инде зур дип, табиблар аңа баласын алдырмаска кушканнар икән. “Минем монда беркемем дә юк, ятим мин. Йөргән егетемне, әти-әнисе килеп, үз якларына алып киттеләр, мин хәзер нишлим соң?” - дип елый да елый. Дәваханәдә ятучылар белән сөйләшеп  акча җыйдым да, яңадан табиблар янына киттем. Әмма алар акчага да аборт ясарга риза булмадылар. “Җан кергән баланы үтермибез”, - диделәр. Әлфинурга мин үземнең адресны бирдем дә,  Лянторга кайтып киттем. Берзаман эштә утырам, ишек шакып Әлфинур килеп керде. Ул вакытта мин икътисадчы булып эшли идем, мөмкинлекләр зур. Әлфинурга яшәр өчен кечкенә генә бер бүлмә табып бирдем, берьярым ставкага урам себерүче булып эшкә урнаштырдым, хезмәт хакын ничек булса да зуррак итәргә тырыштым. Бала табар вакыты җиткәч, Әлфинур, минем яныма килеп: “Яхшылыгыгыз өчен, Асия апа, мин сезгә нәрсә белән, ничек түли алам?” - дип сорады. Бу вакытта җәй иде инде, кечкенә кызым Венераны Арчадагы әниләргә кайтарасым булгач, мин аны Әлфинурга ияртеп җибәрдем, әниләргә кертеп куярга куштым. Әлбәттә, “Балаңны исән-сау табып үстер, кеше ит, миңа синнән берни дә кирәк түгел”, - дидем.

Әлфинур кайтып китте, Венераны әниләргә кертеп калдырган иде. Көннәрдән-беркөнне мин аннан хат алдым. Ул анда үзенең кыз бала табуын, әнисенең апасында яшәвен, Лянторга инде башка килмәячәген хәбәр иткән иде. Мин аның документларын, калган хезмәт хакын Кукмарага почта аша җибәрдем. Дөнья мәшәкатьләре белән мин Әлфинурның адресын югалттым, хатын ташлаганмын. Әмма шушы еллар эчендә аны оныта алмадым. Тормышы ничек булды икән, кызының, үзенең язмышы турында уйладым. Әлфинурны табасы иде, аның белән аралашасым, сөйләшәсем килә.

Асия апа Рамазанова  менә шуларны миңа бер тында сөйләп чыкты. Әлфинур ханым, сез үзегез яки  аны белүчеләр булса, редакция аша элемтәгә чыксыннар иде. Телефоныбыз 2-65-59.

Лилия НУРГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев