Кайчанга хәтле Татарстанда җылылык сакланачак?
Бу хакта югары уку йорты профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алдагы декадада, ягъни 25 октябрьгә кадәр, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта югары уку йорты профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Профессор сүзләренчә, Казан хәзер циклонның җылы секторында. Шунлыктан температура күрсәткечләре нормадан 4-5 градуска югары, дип яза Татар-информ.
КФУ профессоры явым-төшемнең якшәмбегә, ягъни 21 октябрьгә кадәр күзәтелмәве турында сөйли.
Фаразлар буенча, җомга, 19 октябрьдә, көндез 11 градус һәм төнлә 6 градус җылылык көтелә. Алдагы калган көннәрдә һава температурасы бераз түбән булачак.
фото: Михаил Захаров, "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев