Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Капланган “Лада”да ике ир-ат имгәнгән

Машинада булган 37 яшьлек йөртүчесен һәм 37 яшьлек пассажирын коткарганнар

Мөслим районында әйләнеп капланган “Лада”да ике ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Югары Табын авылы янында килеп чыккан һәлакәт турында бердәм 112 экстрен хезмәте номерына җомга, 18 майда, төнге унберләр тирәсендә шаһитлар хәбәр иткән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр юл кырыенда капланган “Лада Калина”ны күргән. Шунда ук җимерелгән машинаның аккумуляторын сүндергәннәр.

Машинада булган 37 яшьлек йөртүчесен һәм 37 яшьлек пассажирын коткарганнар. Ике ир-ат та күпсанлы җәрәхәтләр алган, баш миләре селкенгән.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев