Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Югары Шәмәрдән авылында яшәүче Заһид Насыйбуллин берничә дистә ел дәвамында дәфтәргә һава температурасын язып бара

Җәй дә кышка карап килсә... хәтта уйларга куркыта. Югары Шәмәрдән авылында яшәүче, берничә дистә ел дәвамында дәфтәргә һава температурасын язып баручы Заһид абый Насыйбуллин белән телефон аша элемтәгә чыккан идек. Ул ни дияр икән?

Бу кышта һава торышы бер дә тотрыклы түгел: бер караганда, термометрның терекөмеш баганасы 25 градус салкынны күрсәтсә, икенче көнгә «плюс» тамгасы белән алышынырга мөмкин.

Җәй дә кышка карап килсә... хәтта уйларга куркыта. Югары Шәмәрдән авылында яшәүче, берничә дистә ел дәвамында дәфтәргә һава температурасын язып баручы Заһид абый Насыйбуллин белән телефон аша элемтәгә чыккан идек. Ул ни дияр икән?

«2020 елдан башлап дәфтәрләрне карап утырдым әле. Дөресен әйтим, соңгы елларда кыш чагыштырмача җылы килгән, салкыннар айга берничә көн генә булган. Ә менә 2024 елның гыйнварында көннәр шактый суык торган. 3, 4 гыйнварда термометр −25, 2, 5 гыйнварда −30, 7 гыйнварда −32 градусны күрсәткән. Калган көннәрдә дә һава температурасы −18, −20, −25 градустан төшмәгән. Февральдә 9ы −21, 10, 15е −30 градус салкын булса, 16сы −32 булган. Калган көннәрдә исә −10–20 градустан артмаган, көннәр болытлы. Җәй белән чагыштырсак, гыйнвар — июльгә, ә февраль августка туры килә бит. Узган ел июль аенда көн саен диярлек +30, 32 градус эсселек күренә. 4, 12 июльдә +35кә күтәрелгән. Августта +20–25 тамгасыннан артмаган. 12 августта җылылык +12 градус кына булган. Менә шундый хәлләр. Быел җәй ничек килер, аны дәфтәргә язылган температура буенча гына күзаллап һәм фаразлап булмый. Чөнки табигатьнең дә үз кануннары...» — ди Заһид абый.

Заһид Насыйбуллин дәфтәргә һава температурасын гына түгел, җил юнәлешен, көннең болытлымы-аязмы икәнен һәм шулай ук үзенең көн дәвамында ниләр эшләгәнен дә теркәп бара икән. 

«Мин, 1978–1981 елларда Кукмарадагы һөнәри училищеда укып, техника йөртү таныклыгы алдым. Аннары ике ел армиядә хезмәт иттем дә хуҗалыкның самосвал, бензин ташу машинасында эшләдем. Шул чагында дәфтәр алып, көн буе ниләр башкарганны яза башлаган идем, аларга һава температурасы да өстәлде. 40 елдан артык инде бер көн калмыйча иртәнге якта термометр күрсәткечен карап, дәфтәргә язып куям. Дәфтәрләрнең барысын да саклыйм, вакыт булганда елныкын елга чагыштырып утырырга яратам», — ди ул.


Февраль аена халык сынамышлары:

  • Февраль суык икән, җәй яхшы килер.
  • Февральдә бәс күп булса, җәен чык күп төшәр, бал мул булыр.
  • Февраль азагында боз сөңгеләре озын үссә, яз озакка сузылыр.
  • Февраль карсыз — коры җәй.
  • Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
  • Ә хәзер көннәр белән бәйле сынамышлар:
  • 3 февраль салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр.
  • 7 февраль көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.

Гыйнвар, февральдә иң салкын көннәр:

2020 ел

  • 28 гыйнвар −20 градус,
  • 9 февраль −25 градус. 

2021 ел

  • 13 гыйнвар −33 градус, 
  • 14 гыйнвар −34 градус,
  • 18, 22 февраль −30, 
  • 23 февраль −35 градус.

2022 ел

  • 8 гыйнвар −17 градус,
  • 17 февраль −8 градус.

2023 ел

  • 6 гыйнвар −28 градус, 
  • 7 гыйнвар −31 градус, 
  • 9 гыйнвар −34 градус,
  • 6 февраль −12 градус.

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев