Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Югары Чура җирлегендә хисап җыелышы узды

Авыл халкын медицина өлкәсенә караган, урман байлыкларыннан файдалану тәртибе һәм башка сораулар борчый.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина җитәкчелегендәге төркем Югары Чура җирлегендә үткәрелгән хисап җыелышында катнашты.

Район үзәгеннән 35-40 чакрым ераклыкта урнашкан әлеге җирлектә барлыгы 1425 кеше гомер итә. Узган ел биредә 13 бала туган, 12 кеше вафат булган.

Җирлек халкы «Вахитов» җәмгыятендә, шулай ук читкә китеп хезмәт куя, үз эшен алып баручы эшмәкәрләр дә бар. Кемдер гаилә фермалары булдырган.

«2022 елда 6 гаилә фермасы төзелде, бүгенге көндә аларда 144 савым сыер асрала. Моннан тыш, авыл халкы арасында җиләк үстерү һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Шәхси хуҗалыкларда исә 905 баш мөгезле терлек исәпләнә, шуның 573е – савым сыерлар», - дип сөйләде җирлек башлыгы Виталий Андреев.

Җыелыш барышында «Вахитов» җәмгыяте директоры Геннадий Андреев, участок инспекторы Расим Шакиров һәм башкаларның хисаплары тыңланды. Айгөл Әхмәтшина үзенең чыгышында районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар турында сөйләде.

Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Авыл халкы урман байлыкларыннан файдалану тәртибе турында кызыксынды, Поршур авылына фельдшер кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук аларның эшен җиңеләйтү өчен өстәмә вакансияләр турында сорашты.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев