Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды

Зур Кукмара авылыннан Хәбибрахманова Хәтимә Гали кызы, Вильмоннан Романова Гөлшекәр Токтогуловна, Төркәштән Мортазина Тәкмилә Гыйният кызы шушы көннәрдә үзләренең 90 яшьлек күркәм юбилейларын билгеләп үтте.

Туган көн ияләрен район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район социаль яклау идарәсе белгече Әлфия Петрова, җирлек башлыклары котлады. 

Равия Абдулловна юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, үзенең изге-матур теләкләрен ирештерде. 

Күңелем һаман итек түши...

Зур Кукмарада гомер кичерүче Хәтимә апа Хәбибрахманова 8нче сыйныфтан соң Ижевск шәһәрендәге хәрби заводта эшли. Әмма берничә елдан соң, авылны сагынып, кабат туган якларга кайта. Кукмараның итек һәм тегү фабрикаларында, мәктәптә хуҗалык мөдире булып та хезмәт куярга туры килә аңа. Район үзәк дәваханәсендә склад мөдире вазыйфасын башкарып, лаеклы ялга чыга.

Юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды

«Мин кечкенәдән эшкә батыр булдым, нинди генә хезмәткә алынсам да, тырыштым, зарлануны белмәдем. Иртән чыгып китеп, кич белән генә өйгә кайтып керсәм дә, көн саен биш пар итек түши идем. Аның өстенә абзар тулы мал-туар, кош-корт бит әле, бакчаны да тиешле тәртиптә тотасы. Һәммәсенә җитештек. 85 яшемә кадәр яраткан хезмәтемне ташламадым. Хәзер диванда гына утырып торам шул, ә менә күңелем иске мунчада һаман да итек түши...» — ди ул.

Хәтимә апа 1952 елда Зөфәр исемле Зур Кукмара авылы егетенә кияүгә чыга. Алар бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгының вафатына ун ел вакыт узган. Юбилярның онык-оныкчыклары — унбер. 

«Балалар җыелышканда өй ямьләнеп китә. Бик карыйлар, тәрбиялиләр үземне. Алар аркасында бәхетле картлык кичерәм. Яшьләргә әйтер сүзем шул: муллык та, акча да үз кулыгызда. Эшләсәң, тамагың тук, өстең бөтен була, ялкау кешегә беркем берни китереп бирми», — ди Хәтимә апа.

Сабырлык — үзе зур бәхет 

Биш кыз, бер ул әнисе Гөлшекәр апа Романова тумышы белән Филипповкадан. Ул 1958 елда Вильмон авылы егетенә тормышка чыга. Җәй көне урманда эшләсә, кышын фермада хезмәт куя торган була.

«Лесхоз урманында үсеп утыручы зур ябалдашлы агачларның күбесен без утырттык. Бер елны җир казыйбыз, икенче елда үзебезнең питомникта үстерелгән кәлшәләрне алып килеп утыртабыз. Бар хезмәт кул белән башкарылса да, ул чакларны да хәзер дә сагынып искә алам. Хуҗалык басуында бәрәңге җыю, чөгендер эшкәртүләрдән дә читтә калмадык. Иптәшем Леонид ДТ тракторында эшләде. Ул беренче кояш нурлары белән уянып чыгып китә дә, бар җиһанга караңгылык иңгәннән соң гына өйгә кайта иде. Булышучы әби-бабайлар булмагач, күбрәк балаларны үстерү минем карамакта иде. Кул арасына керә башлагач, алар да йорт-кура эшләренә булыштылар. Шөкер, бик бай әби мин: 15 оныгым, 19 оныкчыгым бар, дип сөенеп әйтә алам», — ди ул.

Юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды

Гөлшекәр апа улы Юрий, килене Валентина гаиләсендә яши. Тик утырмас өчен кулыннан инә-җеп төшерми, башмаклар, урындык япмалары бәйли икән. Хәтта өстендәге кофта да үзенең тырышлыгы. 

«Валентинадан тыш, өйдә тагын ике килен бар. Барыбыз бергә дус, тату гомер итәбез. Урыным түрдә, бик хөрмәттә гомер итәм. Балаларга да, оныкларга да: „Әйткәләшү тормышны алга илтми, сабыр булыгыз. Сабырлык —үзе зур бәхет“, — дип гел әйтеп торам. Киңәшләремне тыңлыйлар үзе, алга таба да бәхеттә, муллыкта яшәсеннәр», — ди ул.

Әни янында рәхәт

Тәкмилә апа Мортазинаның Төркәш авылына килен булып төшүенә дә 65 ел вакыт узган. 

«Бу авылда әтинең бертуган сеңлесе яши һәм без гел аның янына кунакка килә идек. Берсендә апаның күршесендә торучы Рафаэль исемле егет белән таныштым. Бер-беребезне ошаттык, бераз очрашып йөрдек тә кавыштык. Бик бәхетле яшәдек аның белән. Ике кыз, бер малайга гомер бирдек, олы тормыш юлына чыгардык. Тик менә иптәшем генә мине иртә калдырып китте, быел вафатына 25 ел тулды. „Әби“ дип өзелеп торучы 5 оныгым, 8 оныкчыгым бар. Кызларымның берсе — Биктау районында, икенчесе Кама Аланында яши. Мин төп йортыбызда улым Рифакать белән торам. Кызлар шикелле ул, иртә белән кан басымын үлчәп, тиешле даруларны бирмичә, эшкә дә керешми. Өйләр җылы, тормышлар мул, әлеге рәхәтлекләрнең кадерен генә белергә кирәк», — ди ул, моңсуланып.

Юбилярларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды

Без килгәндә юбилярның ике кызы да әниләре янәшәсендә иде.

«Әти белән әни гомер буе фермада эшләделәр. Хезмәткә дә, безгә тиешле тәрбия бирергә вакыт таптылар. Хәзер дә әни без кайтасын белсә, чәен кайнатып, ашларын пешереп, тәрәзәдән күзен алмый көтеп тора. Әни янында бик рәхәт, исән-сау булуы безнең өчен зур бәхет. Озак еллар өебезнең уты сүнмәсен иде әле», — ди юбилярның кызы Гөлнур ханым Хисамова.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев