Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Инстаграмда да, тормышта да бер үк кеше

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакировның 11 меңнән артык язылучылары булган Инстаграм битенә әле күптән түгел генә юлыктым. 2016 елның 17 сентябрендә теркәлеп, елдан артык прокуратура эшчәнлеге белән таныштырылып барылса, соңгы елларны ул төрле кызыклы, шул ук вакытта мәгънәле дә постлар куя башлады.

Прокурор янына үзең теләп бару – бары чарасызлыктан гына була торган хәл. Кирәкле кешене күп очракта алар үзләре чакыртып ала. Аллам сакласын, мин аның янына бернинди гозер белән дә килмәдем.

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакировның 11 меңнән артык язылучылары булган (шулар арасында мин дә бар) Инстаграм битенә әле күптән түгел генә юлыктым. 2016 елның 17 сентябрендә теркәлеп, елдан артык прокуратура эшчәнлеге белән таныштырылып барылса, соңгы елларны ул төрле кызыклы, шул ук вакытта мәгънәле дә постлар куя башлады. Менә шулар мине прокуратура ишеген кагарга “мәҗбүр итте” дә инде.

Беркөнне бөтен тәвәккәллегемне җыеп, прокурорга бер җөмлә белән генә хат юлладым: “Сезнең белән якыннан аралашырга мөмкинме?”. Озак та үтмәде “Рәхим итегез” дигән җавап алдым. Шуңа исем китте: “Сез кем? Нинди соравыгыз бар иде, вакытым юк” дигән кебегрәк сүзләр бөтенләй ишетмәдем.

- Ришат Наилевич, мин журналист та түгел, югары белемем дә юк. Әгәр дә сорауларым дөрес яңгырамаса, гаепләмәссез дип уйлыйм. Кыскача үзегез белән таныштырып китсәгез иде. Сез кайсы яклардан?

- Мин Арчаның үзеннән. Татар лицеен тәмамладым. Казан юридик институтында югары белем алганнан соң, беренче хезмәт юлымны Биектау районының милиция бүлегендә тикшерүче булып башладым. Ике ел эшләгәч, прокуратурага тикшерүче итеп куйдылар, берничә елдан прокурор урынбасары вазыйфасына билгеләделәр. Бу хезмәтемне 8 ел башкарганнан соң, Апаска прокурор булып кайттым, анда 5 ел хезмәт куйдым. 2016 елның гыйнварыннан мин – Кукмара районы прокуроры.

- Әти-әниегез исән-саулармы? Авыр, шул ук вакытта куркыныч та булган һөнәр сайлавыгызны якыннарыгыз ничек кабул итте?

- Аллага шөкер, икесе дә исән-сау. Һәркемгә үз баласы кадерле бит. Ике бөртек баласының берсен бик иртә югалткан әнием, билгеле, бу хезмәтне сайлавымны бик авыр кичерде. Ә менә әтием: “Кыюлар гына юл ярып барырга сәләтле, салган юлың гадел булсын, улым”, - дип, үзенең хәер-фатыйхасын бирде. Якын кешеләремнең борчылуларын аңлыйм, көн саен иртә-кич шалтыратып, хәлләрен белмичә калганым юк. Бер көн элемтәгә кермәсәм, ничектер үземне гаепле шикелле тоям. Үзем инде ир уртасы, ике бала атасы булсам да, барыбер әти-әни җылысы, назлы күз карашлары кирәк икән. 

- Ришат Наилевич, закон сагында торучыларның эш күләме – бернинди үлчәү берәмлеге белән дә бәяләнми торган хезмәт. Әмма көн саен төрледән-төрле  хилафлыклар кылган кеше язмышлары белән очрашып торсагыз да, әллә каян күреп, аңларга мөмкин: сез кешеләр яратасыз, алардан качып ятмыйсыз, һәр затны нинди булуына карамастан хөрмәт итәсез. Моның мисалы: Инстаграм битегездән аңлашылганча, сезне “Олимп” Боз сараенда, мәчеттә, мәктәптә, олылар, артист дусларыгыз янында, халык арасында күрергә мөмкин. Мәчкәрә мәктәп-интернаты укучыларын Кукмарага ял итәргә чакырып, кино күрсәткәнсез, кафеда тәм-томнар белән сыйлагансыз, шушы балаларга гомерләренә истә калырлык матур мизгелләр бүләк иткәнсез. Һәрберсе белән чын күңелдән кул биреп күрешүегезне күрү сезгә карата соклану хисен тагын да арттыра. Әлеге балалар белән елга 4-5 тапкыр футбол турниры оештыруыгызга да афәрин диясе килә. Аралашу барышында “Балалар белән олыларга булышу – минем иң зур теләгем, ә яшьләр болай да үз-үзләрен яклый ала” диелгән җөмләгез башка җитәкчеләргә девиз буларак яңгырасын иде. 

Сез – эштә дә, спортта да өлге бирүче җитәкче. Каян вакыт җиткерәсез дигән сорауны бирү урынсыз. Җавабыгызны мин болай да беләм: “Вакытны исәпләмәсәң, барысына да өлгерәсең”.

 Районда икенче ел рәттән узучы шайбалы хоккей буенча төбәкара “Йолдызлар кубогы” дип аталучы турнирны да сез башлап җибәрдегез. Анда катнашу өчен Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, республика Югары суды командалары чакырулы иде. Ни өчен нәкъ менә шушы командаларны чакырасыз? Максатыгыз нидә?

- Иң беренче чиратта, максатым – шушы югары дәрәҗәле  вәкилләр аша балаларда хоккейга карата кызыксыну уяту. Урамдагы балаларны күзәтү ата-аналар белән беррәттән безнең вазыйфага да керә. Спортка тартылган бер генә сабый да урамда арлы-бирле килеп йөрмәячәк. Икенче максатым – балаларны погонлы һөнәр ияләреннән курыкмаска, аларның да башкалар шикелле гади кешеләр икәнлегенә инандыру. Ярыш тәмамланганнан соң, теләге булган һәр бала закон сагында торучыларга үзен кызыксындырган сорауларын биреп, аралашып, ике арада ышаныч булдырырга тырышу иде. Аллага шөкер, әкренләп без моңа ирешеп киләбез.

- Ришат Наилевич, Инстаграмда да халык белән көн саен диярлек кара-каршы аралашып, туры эфирлар да үткәреп торасыз. Берәрсе авыррак сорау биреп, уңайсыз хәлдә калдырмас микән, дип уйлаганыгыз юкмы? Аннан Инстаграм сезнең кебек эшкә артыгы белән бирелгән кешегә кирәкме ул?

- Ничек кенә кирәк әле. Язылучыларым белән аралашып, мин район халкына нинди мәсьәләләр тынгы бирмәгәнен белеп торам. Шулай кара-каршы аңлашып, без ике арада бер-беребезгә карата ышаныч “күпере” төзибез. Үземне дә борчыган постлар куеп, язылучыларымнан киңәшләр алам. Бүгенге көндә халыкны борчыган темага карата туры эфирлар уздыру да миңа файда гына бирә. Бөтен тырышлыгым – кешеләрне үзем белән якыннан таныштыру һәм алар кебек үк гади, аралашырга яратучан кеше икәнемне күрсәтү.

- Сез ничек, кайларда ял итәсез?

- Башкалар шикелле ял итәбез инде. Кыш көне чаңгы шуарга, Боз сараена йөрергә яратабыз, район Мәдәният йортындагы концертларны да карамыйча калдырмаска тырышабыз. Җәй көне табигать кочагына чыгуны хуп күрәбез. Төркиягә, Сочига, Гарәп Әмирлекләренә барганыбыз булды.

- Аралашуыбыз ахырында прокуратура эшчәнлегенә кагылышлы сорау да бирим әле. Шушы арада сезнең ярдәм белән берәр эшкә нокта куелмадымы?

- Күптән түгел генә бер мәктәптән ирле-хатынлы укытучылар килгән иде. Директор икесен дә бер көнне эштән куган. Билгеле, моңа сәбәпләре булган. Өйдә өч бала, берсе – студент, кредитлары бар. Директор “Болар ничек яшәр микән?” дип уйлап та карамаган. Берсен эштән азат итеп, икенчесенә сабак бирергә мөмкин иде бит. Зар елаган ата-анасын күргән бала икенче көнне мәктәпкә мылтык тотып килмәс дип кем әйтер. Ике арада сөйләшүләр алып барып, укытучыларны кире эш урыннарына кайтаруга ирештек.

Язмамны тәмамлар алдыннан үземнең хис-кичерешләремне язмыйча булдыра алмыйм. Без, зәңгәр киемле кешеләрдән куркып, аларны кырыс холыклылар дип уйларга өйрәнгән. Ришат Шакиров белән сөйләшеп утырганнан соң, бу уемнан кире кайттым. Аның акыл, тыйнаклык, тырышлык кебек күркәм сыйфатларны җыйган самими, ихлас кеше икәненә инандым. Минем кебек гап-гади кешене кабул итеп (сезнең турыда газетага язасым килә иде, дигән сүзне алдан әйтмәдем дә), һәрбер соравыма эчкерсез җавабы өчен бу шәхескә мин бик рәхмәтле. 

Әңгәмәнең максаты Инстаграмдагы Ришат Шакиров белән прокуратурадагысын чагыштыру, аермаларын табу иде. Икесендә дә бер үк кешене күреп сөендем, бөтен җитәкчеләрнең дә битлек кияргә сәләтле түгел икәнлекләренә чын күңелдән инандым. 

Хөрмәтле Ришат Наилевич, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Балаларыгызның игелеген күреп, бик күп еллар әниегезнең рәхмәтен, әтиегезнең киңәшләрен ишетеп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын сезгә.

Фәридә ХИСАМОВА, 
Тырыш

фото:www.instagram.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk