Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Вахит авылында “Чәчкәйләрем минем толым-толым” дигән матур тамаша үткәрелде

Катнашучылар Вахит башлангыч мәктәбендә укучы нәни кызларның чәчләрен үрү, реклама, аш-суга осталык буенча көч сынаштылар, матур биюләр, кызыклы миниатюралар күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр

Вахит авылы мәдәният йортында авылыбызның чибәр, тырыш, талантлы студент кызлары белән “Чәчкәйләрем минем толым-толым” дигән шоу-тамаша үткәрелде. Әлеге чарада Казан шәһәрендә укучы студент кызларыбыз Марсилә Фәхертдинова, Динәрә Гыйльфанова, Рания Хөсәенова, Дилә Мотыйгуллина, Рәсилә Әхмәтҗанова, Рания Тимергалиева, Миләүшә Корбанова, Илзирә Закирова, Рәзилә Миннекаева, Ләйсән Галимуллиналар катнашты. Тамашаны Вахит мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин алып барды, ул кызларны төрле биремнәр, сораулар, табышмаклар белән сынады. Катнашучылар Вахит башлангыч мәктәбендә укучы нәни кызларның чәчләрен үрү, реклама, аш-суга осталык буенча көч сынаштылар, матур биюләр, кызыклы миниатюралар күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Тамаша барышында районыбызның, авылыбызның үзешчән җырчы-биючеләре, “Нур” бию төркеме (җитәкчеләре - Гөлгенә Нәбиева), Шамил Шәфигуллин, Нияз Кәримуллин, Илназ Шәфигуллин, Рәйхан Газизуллин, Рамазан Мотыйгуллиннар бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Концертка җыелган тамашачылар, кайткан кунаклар студент кызларыбызга, җырчы-биючеләребезгә кайнар алкышларын бүләк иттеләр.

Шоу-тамашада катнашкан кызларга мәдәният хезмәткәрләре рәхмәт сүзләре ирештерделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

 

Нияз КӘРИМУЛЛИН, Казан дәүләт мәдәният институты студенты

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев