Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Татарстанда «КАМАЗ» белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән

Фаҗига кичә кич белән булган

Татарстанның Түбән Кама районында «КАМАЗ» белән җиңел машина бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кич, 7 сентябрьдә, 18:30 сәгатьтә Ширәмәт-Карамалы юлында 7 нче модельле «Жигули» машинасы алдагы машинаны куып-узып китәргә теләгәндә каршы як полосасына чыга һәм «КАМАЗ» машинасына бәрелә.

Фаҗигадә ике кеше һәлак була, ике кеше тән җәрәхәтләре ала.

Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч хезмәтләр экипажы, шулай ук республика дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе барган. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 

Татар-информ

Фото: 16.мвд.рф
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев