Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Тат. Тулба китапханәсендә янгын куркынычсызлыгына багышланган дәрес булды

Укучыларга янгын куркынычсызлыгы, ут сүндергеч турында сөйләнде, презентация күрсәтелде

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга, янгыннан саклана белергә өйрәтү, утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуын аңлату максатыннан 7-8 сыйныф укучылары белән Тат. Тулба авылы китапханәсенә "Саклана белсәң, ут - дус ул, игътибарсыз булсаң - дошман" дигән дәресе уздырылды. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы, ут сүндергеч турында сөйләнде, презентация күрсәтелде. “Янгынны сүндергәнче, булдырмау яхшырак”, “Уттан калмый, бурдан кала” дигән мәкальләр аша уттан сак булырга кирәклеге турында аңлатылды. Укучылар үзләре дә белешмәлекләрдән файдаланып ут, аннан саклану турында белгәннәрен сөйләделәр.
Укучылар, киләчәктә сезнең барыгыз да ут белән саксыз эш итмәс, башкаларны да бу турыда кисәтер дигән теләктә калабыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү күп кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.

Гөлнара ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk