Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Олыязда кошлар турында сөйләштеләр

Кичәдә балалар белән кошлар турында, аларның төрләре, күчмә һәм торак кошлар, кыр һәм йорт кошлары турында әңгәмә алып барылды

1 апрель - кошлар көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе Сөмбелә Камалиева Олыяз авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Мубаракова һәм Лилия Гарипова белән берлектә “Кошлар-безнең дусларыбыз!” исемле әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичәдә балалар белән кошлар турында, аларның төрләре, күчмә һәм торак кошлар, кыр һәм йорт кошлары турында әңгәмә алып барылды. Бик күп кошларга кагылышлы яңадан-яңа мәгълүматлар белдек, кошлар турында табышмаклар кроссвордлар чиштек, сынамышлар, мәкальләр укыдык. Шулай ук балаларны “Кызыл китап” белән таныштырып үттек. Аның нинди китап, ни өчен “Кызыл китап” дип аталганын, анда ни өчен кайбер төр кошлар, хайваннар, үләннәр генә керүе хакында сөйләштек.Балалар бик игътибар, кызыксыну белән тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk