Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Олыяз балалар бакчасында Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылыр

26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Олыяз авылы балалар бакчасында Олыяз авылы китапханәсе белән берлектә “Тукай яши безнең йөрәкләрдә!” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Бәйрәмне тәрбияче Ләйсән Мөбарәкова ачып җибәрде. Балалар Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның шигырьләре буенча иҗат ителгән җырлар җырладылар, балалар үзләре өйрәнеп килгән “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Әллүки”, “Гали белән кәҗә” исемле шигырьләрен яттан сөйләделәр. Сөмбелә Камалиева балаларны Габдулла Тукайнын китапларыннан торган китап күргәзмәсе, аның иҗатына багышланган стенд белән һәм китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштырды. Шулай ук Габдулла Тукайга багышлап куелган һәйкәлләрнең кайсы шәһәрләрдә урнашканнары турында да сөйләп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев