Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Мәмәширдә “Ятим үткән балачак” дигән кичә булды

“Хәтер” китабы редакциясе турында мәгълүмат бирде, китапның 14 томы Кукмара районы каһарманнарына багышланган икәнлеге аңлатылды.

Мәмәшир авылы китапханәчесе Габдуллина Зөлфия мәдәният йортында үткәрелгән “Ятим үткән балачак” кичәсендә катнашып, “Хәтер китабы – изге китап” бүлеген алып барды. “Хәтер” китабы редакциясе турында мәгълүмат бирде, китапның 14 томы Кукмара районы каһарманнарына багышланган икәнлеге аңлатылды. Бу безнең ата-бабаларыбызга аерым бер һәйкәл. 
Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан фронтовиклар каршына илне торгызу бурычы басты. Аларның язмышы - Ватанга хезмәт итүнең калку үрнәге. Бәйрәмдә аларны һәрберсен аерым атап, аерым исемләделәр. 
“Алар илгә җиңү алып кайтты” китабы сугыш юлларын кичеп, илгә җиңү алып кайткан татарстанлыларга багышланган. Бу китап гомерләрен аямыйча илебез данын үстергән кешеләргә тирән ихтирам билгесе булып тарихта калсын иде. 
Кичәдән соң сугыш чоры балалары китапханәдә оештырылган “Сугыш һәм язучылар” китап күргәзмәсе белән таныштылар, үзләренең якын туганнарын китап битләреннән барлады. Һәркем тормышлар тыныч булсын дигән теләктә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев