Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмараның “Разин” округына керүче урамнарга рейд үткәрелде

Аның барышында кукмаралыларга төзелеш материаллары кую өчен шәһәр башкарма комитетыннан рөхсәт кәгазе алырга кирәклеге искәртелде

Кукмара шәһәрендәге “Разин” иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов җитәкчелегендә әлеге округка караучы урамнардагы чисталыкны тикшерү буенча чираттагы рейд үткәрелде.

Кукмарабыз елдан-ел төзекләнә, матурлана. Шәһәр халкы да бик тырыш, яз-җәй айларына аяк басуга, һәр хуҗалыкта төзекләндерү, яңарту эшләре башланып китә. Шуңа күрә капка төбе саен диярлек ком-таш өемнәрен һәм башка төзелеш материалларын очратырга була.

Мондый рейдлар беренче тапкыр гына үткәрелми, шуңа күрә күргәннәрдән чыгып, нәтиҗә дә ясый алабыз. Элек һәр хуҗалык саен туктап, кисәтү кәгазьләре тапшырырга, хуҗалар белән сөйләшеп, аңлатырга туры килә иде. Бүгенге көндә шактый тәртипсезлекләр төзәтелгән. Ком-таш өемнәре, тиешсез урынга салынган гараж һәм башка корылмалар, иске, кулланылмый торган техникалар да кимегән. Соңгы тикшерү барышында төзелеш материаллары кайтартканчы шәһәр башкарма комитетыннан рөхсәт кәгазе алган хуҗалар да очрады. Гомумән, бу юлы: “Без чисталыкка кагылышлы кагыйдә, таләпләрне беләбез”, - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде.

Степан Разин урамыннан Анатолий абый Барсуковны үзенең капка төбендә очраттык. Ул да ком кайтарткан икән.

- Мин төзелеш материаллары урнаштыруның тәртибен беләм. Комны шушы арада гына китергәннәр иде, шуңа күрә ишегалдына кертергә өлгермәдем. Бу атнада ук аны капка төбеннән алачакмын, - диде.

Валентин Иванов исә икенче юлы төзелеш материаллары кайтарылганчы ук шәһәр башкарма комитетыннан билгеле бер вакытка рөхсәт кәгазе алырга кирәк икәнен исенә төшерде.

Ибраһимов урамыннан Данияр Гәрәевның өй каршын гараж “бизи”. Хуҗа әлеге йортны күптән түгел генә сатып алган. Ә гараж элеккеге хуҗалардан калган икән.

- Капка төбендә гараж һәм башка корылмалар торырга тиеш түгел икәнлеген белә идем, бу турыда газетадан да укыган булды, - диде ул. – Әмма үзебезгә әйтүче, кисәтүче булмагач, ис китмәде. Гаражның безгә кирәге юк, шушы арада сүтеп куярбыз.

Әйе, кайбер кешеләргә нәрсәне дә булса эшләү өчен этәргеч җитми шул, әмма мондый салкын караш соңыннан штраф белән тәмамланырга мөмкин икәнлеге турында да онытмаска кирәк. Гәрәевлар күршесенең дә гаражы кызыл линиядән чыгып салынган. Кайбер урамнарда корылмаларның блоктан, кирпечтән төзелгәннәре дә бар. Күпме чыгымнар һәм хезмәт түгеп мондый төзелешләр алып барганчы, иң элек таләпләр белән танышырга кирәктер.

Ә менә Казанцев урамындагы гараж турында күпме генә әйтелсә дә, ул һаман шул ук урынында – Пенәгәр басуында тора бирә.

- Ирем читтә эштә, ул кайтканнан соң гына башка урынга урнаштырсак инде, - диде хуҗабикә. – Чөнки андагы машина һәм башка әйберләрне кая куярга икәнлеген үзем генә хәл итә алмыйм.

Садовая урамындагы бер хуҗалыкның капка төбендә иске кирпеч, ком өемнәре урын алган. Боларны җыештыру йорт хуҗасының көченнән килми, чөнки ул 94 яшьтә икән инде.

- Әлеге төзелеш материалларын нәрсәгә дип җыйганны да хәтерләмим, яшь вакытта кирәк булыр дигәнмендер, - диде ул. – Хезмәттән курыкмадым, шахтада да эшләдем, 74 яшькә кадәр мех фабрикасында хезмәт куйдым, хәзер өлкәнәйдем, тормыш көтүе дә авырлашты. Ташлар күчереп йөри алмам, улыма әйтермен, ул урнаштырыр.

Үткән рейдлар вакытында Маяковский урамындагы күпкатлы йортлар каршындагы бакчаларны бүлгәләп алган рәшәткәләрнең, җимерек хәлгә килеп, урамны ямьсезләп торуы турында язган идек. Бүгенге көндә бу коймалар алынган. Төзелеш оешмасы хезмәткәрләре тротуар салу эшенә керешкәннәр.

- Без рейдлар вакытында кисәтү ясыйбыз, тагын бер кат таләпләр белән таныштырабыз, - диде Валентин Иванов. – Чөнки тиешсез урында ятучы ком-таш һәм башка төзелеш материаллары, законсыз төзелгән гаражлар шәһәребезне бер дә бизәми. Һәм әлеге тәртипсезлекләр өчен административ җаваплылыкка тарту каралган икәнлеген дә онытмаска кирәк, шуңа күрә гади генә кагыйдәләрне үтәмичә эшне зурга җибәрмик.

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk